"Бөек Җиңү Батырлары" әдәби бәйгесенең сайлап алу этабы 8нче майга кадәр дәвам итәчәк

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

"Бөек Җиңү Батырлары" IV Бөтенроссия әдәби бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

Искәртеп узабыз, чара Бөек Ватан сугышы елларында совет солдатларының батырлыгын күрсәтү, яшь буында ватанпәрвәрлек һәм горурлык хисе тәрбияләү максатыннан оештырыла.

Бәйге биш этаптан тора. Беренче, сайлап алу этабы 2017 елның 25 ноябреннән 2018 елның 8 маена кадәр үтәчәк, икенче этап – конкурс полуфиналистларын билгеләү 2018 елның 10 июненә кадәр, өченче этап - финалистларны билгеләү 10 июльгә кадәр.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат сайтта карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International