Кичә Казанның Яңа Савин районы эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды.
Чарада «Күмәч-кондитер комбинаты» АҖ, «ЖКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ, «Сатурн-Казан» ҖЧҖ, «СК Ренессанс тормыш» һ.б. предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре катнашты.
Вакансияләр ярминкәсенә 130 кеше килде, шуларның 23нә эшкә урнашу өчен юллама бирелде.