Зәй муниципаль районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге каршында ел саен үткәрелә торган семинар-киңәшмә уздырылды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты.
Бүгенге семинар яңа форматта узды, аерым җитәкчеләр һәм кадрлар хезмәте вәкилләре өчен. Беренче өлештә предприятие, оешма, учреждениеләр җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт хезмәтләре турында мәгълүмат җиткерелде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов эш бирүчеләр алдында куелган төп бурычларны билгеләде.Шулай ук чара барышында Җаваплы эш бирүче-2017» конкурсына йомгак ясалды.