Вахитов районында яшәүчеләрне вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакырдылар

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

21 мартта Казанның Вахитов районында эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада 4 предприятиенең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашачак.

Очрашу барышында эш бирүчеләр эш шартлары һәм таләпләре турында аңлатама бирәчәк, гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр.

Чара 09.00 сәгатьтә Казан шәһ., Павлюхин ур., 102 адресы буенча уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International