Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4033 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 39 кешегә азрак.

Шулай ук, узган атнада Түбән Кама, һәм Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1261 һәм 1185 эшсез граждан теркәлгән.

Шуның белән беррәттән, Яшел Үзән, Кама Аланы, Чистай һәм Менделеевскта эшсез гражданнар саны арту күзәтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International