Республикада «Татарстанның Киләчәген бергә төзибез!» хезмәт куючы яшьләрнең тармак проектлары Конгрессы узды. Сайлап алу этабында 1000гә якын проект тәкъдим ителгән, шуларның 350се очный этапка узды. Шул исәптән, иң яхшы проект булып Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгече Ирина Алчинаның проекты чыкты.
Өч көн дәвамында катнашучылар иҗтимагый оешмаларның лидерлары белән очрашты, тренингта һәм мастер-классларда катнашты.
Ирина Алчина сүзләренә караганда, бу өч көн аның өчен бик продуктив булган, алдагы профессиональ эшчәнлеге һәм яңа проектларны тормышка ашыру өчен куәтле мотивация алган.