«Шәфкать» үзәгендә “Без бергә” темасына багышланган түгәрәк өстәл үтте

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

«Язгы игелек атнасы "игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында Баулы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы “Без бергә” темасына түгәрәк өстәл оештырды.

Чарада чуаш милли-мәдәни автономиясе рәисе, җәмәгать эшлеклесе һәм Россия язучылар берлеге әгъзасы В. Козлов һәм №2 урта гомуми белем бирү мәктәбе7б сыйныф укучылары катнашты.

Очрашу барышында укучыларга сугыш вакытында бөтен гаиләсен югалткан малай турында видеоролик тәкъдим ителде.

Аннары мактаулы кунак укучыларга гаиләңә, дусларына, сак һәм яратып карарга кирәклеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International