Арт-терапия социаль технологиясе буенча 7 март көнне Минзәлә картлар йортында язның беренче бәйрәме Халык-ара хатын кызлар көне - 8 март үткәрелде.
Интернатта гомер итүче ир-атлар хатын-кызларга, әбиләргә багышлап җыр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр. Директор Исмәгыйлова Ирина Николай кызы аларны халык-ара хатын кызлар көне белән чын күңеленнән котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды. Әлеге бәйрәм чарасында “Ягез әле, әбиләр!” конкурсы үткәрелде.