“Бергә булдырабыз” проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Биюче куллар» дигән яңа техника гамәлгә кертелде.
Практик дәресләрдә балалар әниләре белән берлектә тыныч музыка астында куллары белән төрле фигураларны күрсәтә.
Үзәк белгечләре «Биюче куллар» технологиясен тернәкләндерү вакытында мәдәни чаралар барышында кулланырга уйлый.