Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1225 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 27 кешегә күбрәк.

Шулай ук, узган атнада Яшел Үзән, Чистай, Алабуга һәм Кама Аланында рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 517, 407, 381 һәм 362 эшсез граждан теркәлгән.

Әйтеп китәргә кирәк, эшсез гражданнар саны кимү Менделеевскта күзәтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International