Бөгелмә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шәхси эшмәкәр Анжелика Тутаева («Анжелика» чәчтарашы) булып китте.
Берничә сәгать эчендә мастер-универсал барлык балаларга матур прическалар ясады.
Очрашу барышында мастер тәрбияләнүчеләргә үзенең һөнәре, чәчләр артыннан ничек карарга кирәклеге турында сөйләде.