«Радуга» комплекслы үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче чара узды

6 март 2018 ел., сишәмбе

Кичә Бөгелмә «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге психологы һөнәри юнәлеш бирүче тестлар үткәрде. Анда физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар катнашты.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгече эш белән тәэмин итү үзәгендә күрсәтелә торган хезмәтләр, һөнәри белем бирү, эшкә урнаштыру турында сөйләде.

Очрашу ахырында психолог эшкә урнашу мәсьәләләре буенча буклетлар өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования