Татарстан Республикасы район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан туган беренче балага түләүләр белән бәйле гаризалар тапшыру дәвам итә. Агымдагы елның 4 март көненә булган мәгълүматлар буенча, ай саен акчалата ярдәм 153 әнигә беренче баласы туган өчен пособие билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елда айлык түләү күләме 8490 сумны тәшкил итте.
Түләүләр 1 ел дәвамында башкарылачак. Аны озайту өчен яшәү урыны буенча кабат социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк була.
Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
– бала туу (уллыкка алу) турында таныклык;
– гаилә әгъзаларының керемнәре турында белешмәләр;
– банкта ачылган счетлар реквизиты.