Республикада хезмәт хакы бурычларын кайтару буенча эшчәнлек дәвам итә

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, «Агрофирма «Им.Гаврилова» ҖЧҖ 5 хезмәткәренә 182,2 мең сум, «Кощаковский» ҖЧҖ  54 хезмәткәренә 767,7 мең, «Рацин-Шали» ҖЧҖ 113 хезмәткәренә 969,6 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International