Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һөнәри юнәлеш бирү эшен алып бара

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Узган җомга көнне, 2 мартта, Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Гаделша урта гомуми белем мәктәбендә булып кайтты.

Чара барышында мәктәп укучылары белән һөнәрләр турында әңгәмә корылды, видеороликлар күрсәтелде.

Йомгаклау этабында тест язу оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International