Азнакайда чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру турында фикер алыштылар

2 март 2018 ел., җомга

Буген Азнакай шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге яшьләр үзәгендә район башлыгы М.Шайдуллин, иктисадның аграр секторы җитәкчеләре, сәнәгать  оешмалары, дәвалау учреждениесе, уку йортлары һәм югары сыйныф укучылары катнашында яшь белгечләрне эшкә урнаштыру һәм район оешмаларына беркетү мәсьәләсе буенча   “Түгәрәк өстәл”оештырды.

    Остәл тирәли әңгәмә бик җанлы рәвештә узды. Укучылар белән район җитәкчесе һәм эш бирүчеләр арасында булган әңгәмә сәгать ярым дәвам итте. Катнашучы һәркем үз фикерләрен җиткерергә тырышты.

   Очрашу барышында һөнәрне дөрес сайлау, һөнәри юнәлеш бирү хезмәте, яшь белгечләргә ярдәм итү программалары турында да сүз алып барылды.

  Очрашуны йомгаклап, мондый очрашуларны эти-әниләр катнашында тагын оештырырга дигән нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования