«Өмет Яры» үзәге белгечләре йөкле хатын-кызларны “Әниләр әлифбасы” клубына кушылырга чакыра

2 март 2018 ел., җомга

Менделеевск «Өмет Яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре йөкле хатын-кызлар өчен “Әниләр әлифбасы” дигән клуб оештырды.

Клубта дәресләрне психология һәм гаилә мөнәсәбәтләре, медицина өлкәсе белгечләре үткәрәләр. Кунаклар игътибарына «Йөклелек вакытында куркулар», «Икенче туу» һәм күп кенә башка темалар тәкъдим ителә.

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре йөкле хатын-кызларны “Әниләр әлифбасы” клубына кушылырга чакыра. Дәресләргә керү өчен Менделеевск шәһәре, Бурмистров урамы, д. 7а (социаль яклау бүлеге бинасы) адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк, яисә 8 (855) 4922215, 89539987428 номеры буенча шалтыратырга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования