Зәй мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә эшкә урнашырга тәкъдим итәчәкләр

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

27 февраль көнне Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узачак.

Әлеге чарада Мәгариф Идарәсе, Зәй почтампт, Татарстан почтасы, 2, 3, 6, 7 урта гомуми белем бирү мәктәпләре, «Лесная сказка» Балалар бакчасы, Район мәдәният йорты, «Елховнефть» ҖАҖ һәм «Татнефть» вәкилләре катнашачак.

Чара 10.00 сәгатьтә Зәй шәһәре, Нефтьчеләр пр., 37б адресы буенча үткәреләчәк.

Тулырак мәгълүматны 8 (85558) 71543 телефоны аша алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International