Авиатөзелеш районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

1 мартта Казан шәһәре Авиатөзелеш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәкләр.

Бу чарада Казан Авиация-Техник Көллияте, «Санаторий Крутушка» АҖ, Метроэлектротранс МУП, “Альфа-тех” ҖЧҖ һәм башкалар катнашачак.

Чара 09.00 сәгатьтә, Казан шәһәре, Копылов урамы, 2а йорт (В. И. Ленин ис. мәдәният һәм күңел ачу йорты) адресы буенча уздырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International