Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,64% күрсәткечен тәшкил итте

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 20 нче февраль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 031 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 105 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,64% күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 36 442гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2675 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,36 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 775 кеше эшсез дип танылган, шуларның 703 – моңа кадәр хезмәт куйган. 55 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International