Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1255 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 30 кешегә күбрәк.
Шулай ук, узган атнада Яр Чаллы, Яшел Үзән, Алабуга һәм Кама Аланында рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1201, 506, 379 һәм 361 эшсез граждан теркәлгән.
Әйтеп китәргә кирәк, эшсез гражданнар саны кимү Менделеевскта күзәтелә.