Шушы көннәрдә Алабугада хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Энҗе Нигметҗанова социаль учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән эшлекле очрашу үткәрде.
Чара барышында социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Прохорова 2017 елга үз тармагы эшчәнлегенә хисап тапшырды. Аннары Энҗе Нигъмәтҗанова учреждениеләр коллективларын республика казанышлары белән таныштырды.
Шулай ук эш сәфәре барышында министр урынбасары гражданнарны кабул итте.