"Тәтеш балкышы" үзәгендә үзенчәлекле балалар тәрбияләүче ата-аналар тәрбия серләре белән уртаклашты

2018 елның 16 феврале, җомга

Узган чәршәмбе, 14 февральдә «Тәтеш балкышы» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен чираттагы утырыш үткәрде.

“Без бергә” дип аталган чарада чакырылган белгечләр ташламалар һәм субсидияләр, тернәкләндерү үзәкләренә юлламалар алу, шифаханә-курортта дәвалану турында сөйләделәр.

Әңгәмә барышында әниләр бер-берсе белән тәрбия тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International