Минзәлә "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә патриотик чара

2018 елның 16 феврале, җомга

Минзәлә "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә «Әфганстан күңелдә әрни...» дип аталган әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган чара узды.

Балалар Әфганстан сугышы тарихы белән таныштылар. Шулай ук, презентация карады, Әфганстан сугышы геройлары фотокүргәзмәсе белән танышты.

Ахырда һәлак булганнар истәлегенә балалар үз куллары белән канәфер чәчәк ясады, аннары Җиңү Паркында мемориалга салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International