Әлмәттә сугышчы-интернационалистлар истәлегенә митинг узды

2018 елның 16 феврале, җомга

Кичә Әлмәттә Әфганстанда совет гаскәрләренең хәрби хәрәкәтләре тәмамлануга 29 еллыгын билгеләп үттеләр.

Бу көнне хәтер Мәйданында Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, Әфганстан республикасында һәм Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, хезмәт ветераннары, ата-аналар, хәрбиләр, юноармеецлар, кадетлар, иҗтимагый оешма вәкилләре, авыл халкы һәм башкалар җыелды.

Район башлыгы исеменнән Айрат Хәйруллин, республиканың барлык район халкына хәрби бурычларын үтәүчеләргә, батыр уллар тәрбияләүче ата-аналарга, яшь буынга рәхмәтен белдерде.

Ахырда митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International