Кичә Казан шәһәренең Совет районы эш белән тәэмин итү үзәге филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Дәгъва кылучыларга оператив дежур, шәфкать туташы, санитарка, балта остасы, штукатур, мерчендайзер, укладчик-упаковщик, инструктор-методист, өлкән инструктор-методист, икътисадчы, коневод, автомобиль йөртүче, грузчик, кассир, пешекче, сатучы кебек вакансияләр тәкъдим ителгән.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 253 гражданин килде, шуларның 31е эшкә урнашу өчен юллама алды.