“Батырлыкның чиге юк” исеме астында Арча “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә зур эчтәлекле чара үткәрелде

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Үзәккә йөреп тәрбияләнуче балалар Әфган сугышы ветераны белән очраштылар. Алар сугыш вакытындагы мәңге онытылмаслык вакыйгалар белән таныштылар. Әфган сугышы ул безнең тормышыбызда төзәлмәслек яра булып хәтергә кереп калды. Безнең солдатлар, офицерлар үзләренең гомерләрен дә аямыйча зур батырлыклар күрсәттеләр. Ә күпләре сугыш кырында мәңгелеккә күзләрен йомып калдылар. Ахырдан балалар “ Әфган сугышында халәк булганнарга багышлана” исеме астында видеоролик карадылар.

Тәрбиячеләр әйтүенчә мондый чаралар балаларда туган илебезгә карата мәхаббәт, тарихи үткәннәргә карата зур ихтирам уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International