Балигъ булмаган балалар арасында наркоманияне профилактикалау эше кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәге белгечләре шәһәр социаль участокларында мониторинг үткәрде.
Мониторинг үткәрү барышында укучыларга сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде. Сораштыру нәтиҗәләреннән, 75 сораштырылучы арасыннан 14 яшүсмер тәмәке тартам дип җавап бирде.
Тәмәке тартуны профилактикалау буенча аңлату эшләре алып баруга карамастан, бу мәсьәлә бик актуаль булып кала.