Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны социомәдәни тернәкләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә А. Пушкинның әкиятләр кичәсе узды.
Ачык, тулы программа тамашачыда зур тәэсир калдырды. Балалар Пушкин әкиятләрен искә төшерделәр, викторинада катнашты, уен уйнады, төрле табышмакларга җавап бирде.