Минзәлә комплекслы үзәгендә хокук бозуларны профилактикалау буенча түгәрәк эшли

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Минзәлә «Салават күпере» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә хокук бозуларны профилактикалау буенча түгәрәк эшли. Аның төп максаты булып яшүсмерләрне эш белән тәэмин итү оештыру тора.

Беренче дәрестә балалар социаль патронатта социаль педагог Ольга Бывальцева җитәкчелегендә үз куллары белән поделка ясады.

Алга таба алар үз эшләнмәләрен ялгыз яшәүче ир-атларга Ватанны саклаучылар Көнендә бүләк итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International