Эшсез әлмәтлеләр эшкә урнаша алачак

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Иртәгә Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Чарага килүчеләр эш бирүчеләр белән очрашып, эшкә урнаштыру турында килешү төзергә, һөнәри юнәлеш бирүче тест уза алакчак.

Чара 09.00 сәгатьтә, Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86а адресы буенча үткәреләчәк.

Белешмәләр өчен телефон 8 (8553) 32-34-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International