«Тылсым» үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә иң яхшы әбине сайладылар

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Кукмара “Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә хезмәт терапиясе инструкторы Ләйсән Кабирова конкурс үткәрде.

Бәйге этаплап уздырылды. Беренче этапта һәр катнашучы үзе турында, яраткан шөгыле турында сөйләде. Икенче этапта әбиләр әйтемнәр, табышмаклар белүгә көч сынашты.

Ахырда конкурста катнашучылар чәй табыны артында җыелды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International