Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63% күрсәткечен тәшкил итте

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 13 нче февраль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 926 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 229 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63% күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 36 822гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3057 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,35 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 838 кеше эшсез дип танылган, шуларның 766сы – моңа кадәр хезмәт куйган. 51 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International