Минзәләдә пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча турнирының беренче этабы старт алды

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Бүген Минзәләдә Татарстан Республикасы пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча VIII Республика темпо-турнирының 1 турниры узды.

Турнир ике юнәлештә үткәрелде - шашка һәм шахмат. Җиңүче исеме 11 өлкән яшьтәге спортчы көч сынашты. Турнир дәвамында залда игелеклелек һәм дустанә атмосфера хөкем сөрде.

Нәтиҗәләр буенча турнирда катнашучыларга грамоталар тапшырылды. Турнирны оештыручы Минзәлә муниципаль районы ветераннар Советы Минзәлә районы балалар иҗаты йорты, Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге, яшьләр бүлегенә оештыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International