Министр урынбасары Азат Мөбәракшин йөз яшьлек юбилярны котлады

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары Азат Мөбарәкшин Татарстанда яшәүче Сания Загированы йөз яшьлек юбилее белән котлады.

Сания Заһирова Әтнә районы Зур Менгер авылнда туып үсә. хезмәт эшчәнлеген 1934 елда тире-аяк киемнәре комбинатында башлый.

Хәзерге вакытта юбиляр үзе генә яши, аның янына даими рәвештә туганнары, социаль хезмәткәрләр һәм Татарстан Геройлары иҗтимагый оешмасы әгъзалары йөри.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International