Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше Стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча эш алып барыла.
Беренче чиратта, ул эшләнеп килүче 2035 елга кадәр Россия Федерациясе Стратегиясенә туры килергә тиеш.
Тагын 2008 елда Дәүләт советының киңәйтелгән утырышында Владимир Путин озак вакытлы юнәлеш һәркемгә аңлаешлы булырга тиеш дип билгеләп үтте. Шуңа күрә бүген һәр республика кешесенә аның киләчәген билгеләүдә катнашу мөмкинлеге бирелә.
Моның өчен "Стратегия-2030" сайтына кереп, тәкъдимнәр калдырырыга кирәк.