Бүген Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә районда һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл оештырылды. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте, мәгариф идарәсе, «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Зәй политехник колледжы һәм үзәк китапханә вәкилләре 2018 елда Зәй муниципаль районында «PROFF навигатор» ярдәмче программасы кысаларында чаралар планын тормышка ашыру турында фикер алыштылар.
Мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева очрашуда катнашучыларга Зәй халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең мәктәп укучылары арасында башкарыла торган һөнәри юнәлеш бирү эше турында хәбәр итте.
Очрашу нәтиҗәләре буенча уртак хезмәттәшлек турында карар кабул ителде.