Беренче һәм өченче баласын тапкан авыл хатыннарына өстәмә акча түләнәчәк

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Авылда яшәүче халыкка ярдәм күрсәтү дигән вакытта хатын-кызлар өчен өстәмә түләүләр кертелүне дә әйтергә кирәк. 9 февральдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган карар зур әһәмияткә ия. Брифингта бу турыда республиканың хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

25 яшьтән яшьрәкләргә беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, ә өченче баласын тапкан 29 яшьтән яшьрәк әниләргә 100 мең сум түләнәчәк.
 Татарстан авылларында бала тапкан хатын-кызларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр акча түләнәчәк. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде.

Бала тапкан өчен түләүләр туучылар санын арттыру максатыннан башкарыла.

25 яшьтән яшьрәкләргә беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, ә өченче баласын тапкан 29 яшьтән яшьрәк әниләргә 100 мең сум түләнәчәк. Бу түләүләргә авылда кимендә 3 ел яшәгән хатын-кызлар гына өметләнә ала.

Бу акча быел түләнә башлаячак. Пособиены алу өчен республика матди ярдәм үзәгенә гариза язарга кирәк. Акча да шунда ук түләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International