Татарстанлыларны 3 көнлек яллар көтә

2018 елның 9 феврале, җомга

Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 нче февраль - Ватанны саклаучы көне эшләми торган бәйрәм көне булачак.

Шулай итеп, 2018 нче елда 5 көнлек эш атнасында 23,24 һәм 25 нче февраль көннәре ял көннәре булачак, 22 нче февраль көнне эш көне бер сәгатькә кыскарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International