Бөгелмә тернәкләндерү үзәгендә агротерапия актив кулланыла

2018 елның 9 феврале, җомга

Экологик тәрбия бирү программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә «Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чара узды.

Агротерапия – авыручы балаларны тернәкләндерүдә яңа метод, ул терапевтик юнәлешкә ия. Мондый дәресләрнең максаты булып балаларны декоратив үсемлекләр үстерүгә җәлеп итү тора.

Хезмәт буенча инструктор Татьяна Шакирҗанова сүзләренчә, малайлар туфрак белән тутырылгган контейнерны әзерләде, ә кызлар чәчәк орлыклары утыртты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International