Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күргәзмәдә катнашты

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәге район казанышлары күргәзмәсендә катнашты. Әлеге чара Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Шәһәр советы уртак сессиясе кысаларында оештырылды.

Күргәзмә экспозициясендә эш белән тәэмин итү үзәге түбәндәге һөнәр сайлауга кагылышлы материаллар тәкъдим итте: «Кем булырга?» һөнәри юнәлеш бирүче тест программасы, компьютер уены, фильм-лайфхак «Киләчәк Һөнәре»; анимацион фильмнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International