Апас районында “Снегопад” операциясе старт алды

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

“Снегопад” операциясе кысаларында 2018 елның 6 февралендә «Рассвет» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә ялгыз яшәүче гражданнарның йорт яны территорияләрендә кар җыештырды.

Әлеге операциянең максаты булып хезмәт сөючәнлек, өлкән буынга хөрмәт тәрбияләү торды.

Яшүсмерләр Аграр көллияте базасында барлыкка килгән волонтерлар хәрәкәте катнашучылары булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International