Минзәләдә социаль-тернәкләндерү консилиумның киңәйтелгән утырышы узды

5 февраль 2018 ел., дүшәмбе

Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль–тернәкләндерү консилиумның ведомствоара утырышында катнашты.

Чара барышында «Тургай» социаль приютында социаль тернәкләнү узучы Актаныш һәм Минзәлә районнары гаиләләренең эше каралды.

Утырышта Минзәлә районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе, Актаныш халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәткәрләр катнашты.

Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре коллегалары белән гаиләләр белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования