Бөгелмәдә министрлык карамагындагы учреждениеләр директорлары урынбасарлары яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү турында фикер алыштылар

6 февраль 2018 ел., сишәмбе

Шушы көннәрдә Кукмараның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 2018 елда социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән яшүсмергә, «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләргә, «Возрождение» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы үсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү системасын оештыру буенча киңәшмә үтте.

Киңәшмәдә «Салават күпере» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Раил Шәкүров, «Ялкын» приют директоры Наталья Әхмәтова, «Яңарыш» тернәкләндерү үзәге директоры Елена Старостина катнашты.

Киңәшмә барышында консультацияләр үткәрү, экскурсияләр оештыру мәсьәләсенә дә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования