Азнакай районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры координацион совет утырышында катнашты

6 февраль 2018 ел., сишәмбе

Бүген,  ягъни 2018нче елның 5 февраль көнендә район җитәкчесе М.Шайдуллин катнашында Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының куркынычсызлык буенча координацион совет утырышы булып узды.Утырыш барышында җәзаларны үтәү урыннарыннан кайткан затларның хокук һәм вазыйфалары, аларны эшкә урнаштыру турында фикер алышынды.

Предприятие һәм  оешма житәкчеләре белән әлеге категориягә караган затларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе тикшерелде.

Азнакай шәһәре мәщгульлек үзәге директоры Л.Гафиева хезмәт базарының торышы, бүгенге көндә ихтыяҗ булган вакантлы урыннар һәм эш эзләүнең төрле алымнары  белән таныштырды.

  Мәшгульлек үзәгендә күрсәтелә торган түбәндәге хезмәтләрне тәкъдим итте: вакытлыча эшкә урнаштыру,түләүле иҗтимагый эшләр программасы, эшсез гражданнарны һөнәри укыту, шулай ук информацион-аналитик чаралар ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә эш эзләү мөмкинлекләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования