"Асылташ" приютында малайлар тегү эше белән таныша

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә зур игътибар бирелә. Шулай итеп «Золотая иголочка» түгәрәге кысаларында дәрес узды.

Төп максаты – тәрбияләнүчеләрне тегү осталыгына өйрәтү.

Дәрестә балалар гашыйклар көне уңаеннан йомшак уенчыклар текте.

Тәрбиячеләр сөйләвенчә, малайлар тырышып, үз фантазиясен күрсәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International