«Без барыбыз да төрле, әмма хокук бездә тигез!» дигән түгәрәк өстәл

1 февраль 2018 ел., пәнҗешәмбе

Бүген, 1 февральдә, Менделеевск «Өмет Яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсендә «Без барыбыз да төрле, әмма хокук бездә тигез!» дигән темага түгәрәк өстәл булды. Чарада учреждение белгечләре һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар катнашты.

Җыелучылар алдында Менделеевск муниципаль районында социаль яклау бүлеге башлыгы Фаина Козырева, социаль яклау бүлеге консультанты Резеда Гәрәева һәм «Өмет Яры» үзәге директоры Илсуяр Зыятдинова чыгыш ясадылар.

Шулай ук чара кысаларында психолог һәм социаль эш белгечләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования