“Шатлык” приютында “Тозлы камыр” түгәрәге

1 февраль 2018 ел., пәнҗешәмбе

Питрәч районы “Шатлык” приютында кече яшьтәге төркем балалары бик теләп “Тозлы камыр” түгәрәгенә йөри. Бу түгәрәк җитәкчесе Шәрәфетдинова Л.З балаларны камырның үзлеге, аның белән эшләү серләренә өйрәтә.

Гыйнвар аенда балалар камырны әвәләунең берничә төр ысулы белән таныштылар: бу туры хәрәкәт ярдәмендә әвәләү, элементларны боҗра рәвешендә тоташтыру иде.

Бу түгәрәктә балаларның кул моторикасы яхшыра, күзаллаулары арта, әвәләү барышында иҗади сәләтләре ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования