“Шатлык” приютында хезмәт дәресе

1 февраль 2018 ел., пәнҗешәмбе

Хезмәт – җәмгыятнең иң төп рухи һәм матди байлыгы. Эш әхлак тәрбияләүдә зур урын алып тора. “Шатлык” приютында хезмәт тәрбиясе зур  урын алып тора. Мона буген дә тәрбияче Ибрагимова И.П. мәктәп яшендәге балалар белән “Олылар хезмәте” дигән чара үткәрде. Дәреснең максаты: олылар хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Балалар бик зур теләк белән үзләренең тәрбиячен тыңладылар, сораулар бирделәр, үзләренең хыяллары турында сөйләделәр.

Чара ахырында алар тәрбияче апалары белән стенгәҗитә чыгардылар.

Балаларда олылар хөзмәтенә хөрмәт уянды һәм аларда эшләү теләге артты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Copyright © 2003 — 2018
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Яндекс цитирования