Министр Эльмира Зарипова Балык Бистәсендә гражданнарны кабул итү үткәрде

2018 елның 2 феврале, җомга

Кичә, 1 февральдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Балык Бистәсенә эшлекле сәфәр кылды.

Чарада Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илдар Тазутдинов катнашты.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре тыл хезмәтчәннәренә социаль ярдәм күрсәтү, инвалидларны эшкә урнашканда пенсияны индексацияләү, декрет ялында булган хатын-кызларны укытуга кагылышлы булды.

Эш визиты барышында Эльмира Зарипова Балык Бистәсе министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International